Бәрле елгасының уң кушылдыгы (Зөя елгасы бассейны).

Озынлыгы 17 км, бассейнының мәйданы 122 км2. Кайбыч районы территориясеннән ага. Елга башы Плетени авылыннан көньяк-көнбатыштарак, тамагы Олы Кайбыч авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Бәрле елгасының 0,3 тән алып 6,8 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су мул һәм җәен бик сай булуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 116 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,11 м3/с.

Ел дәвамында суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Бәрле бассейнында ТРның табигать истәлеге – Кайбыч имәнлекләре урнашкан.