Ургыдының сул кушылдыгы (Минзәлә елгасы бассейны).

Озынлыгы 11,9 км, бассейнының мәйданы 60,2 км2. Минзәлә районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Тәкермән авылыннан 2 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Хуҗамәт авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 162 м, тамагыныкы – 85 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 13%.

Борылык елгасының 1,5 тән алып 6,1 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 117 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,055 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12 мг-экв/л дан артыграк). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 700 мг/л га кадәр.

Борылык бассейнында күләме 0,7 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.