Ыкның сул кушылдыгы.

Озынлыгы 24 км, бассейнының мәйданы 154,9 км2. Ютазы районы территориясеннән ага. Елга башы Бәйрәкә авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Иске Каразирек авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 260 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 23%.

Бәйрәкә елгасының 5 тән алып 11 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенәтуена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу агымы катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,214 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Бәйрәкә бассейнында гомуми күләме 1,2 млн м3 булган 2 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.