- РУС
- ТАТ
Килнаның сул кушылдыгы (Зөя елгасы бассейны).
Озынлыгы – 29,9 км (ТР чикләрендә – 21,9 км), бассейнының мәйданы – 268 км2. Елга башы – Ульянов өлкәсе территориясенең чигендә, тамагы Тәтеш районының Салман авылыннан көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге – 140 м, тамагыныкы – 79 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы – 3%.
Бидәңге елгасының 4 тән алып 18 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар, иң зурысы – Тархан елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы – 0,29 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле – 0,11-0,25 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы – 78 мм, ташу агымы катламы – 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы – 0,06 м3/с.
Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
Бидәңге бассейнында Тәтеш аучылык тыюлыгы урнашкан.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.