Сөннең сул кушылдыгы.

Озынлыгы  25 км, бассейнының мәйданы – 159 км2. Актаныш районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Богады авылыннан 2,5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Аеш авылыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге – 140 м, тамагыныкы – 66 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы – 12%.

Биҗады елгасының 4 һәм 6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле – 0,51-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы – 70 мм, ташу агымы катламы – 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы – 0,05 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын – 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Биҗады бассейнында гомуми күләме 1,2 млн м3 булган 2 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.