Бөгелмә Зәе елгасының сул кушылдыгы (Дала Зәе елгасы бассейны).

Озынлыгы 16,4 км, бассейнының мәйданы 56,3 км2. Бөгелмә районы территориясеннән ага. Елга башы Бөгелмә шәһәренең көнбатыш читендә, тамагы Кече Бөгелмә авылыннан төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 332 м, тамагыныкы – 213 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 32%.

Бөгелмә елгасының 1,7 дән алып 4,8 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 1,1-3 л/с км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 147 мм, ташу агымы катламы 111 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,075 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000-2000 мг/л га кадәр.

Елга Бөгелмә шәһәренең агынты сулары белән пычранган. Шәһәрнең Бөгелмә бассейнында урнашкан предприятиеләре җир асты чыганакларыннан бер елга 3 млн м3 чамасы су алалар.

Бөгелмә бассейнында 0,1 млн м3 күләмле буа бар. Су ресурслары сәнәгать һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.