Урман Зәе елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 21,5 км, бассейнының мәйданы 136,1 км2. Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Баграж авылыннан көньяктарак, тамагы Зәй шәһәреннән көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 225 м, тамагыныкы – 68 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 36%.

Баграж елгасының 0,8 дән алып 5,5 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,108 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Елгада гомуми күләме 2,3 млн м3 булган 2 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.