Бәтке елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 19,5 км, бассейнының мәйданы 118,9 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга башы Түбән Солтан авылыннан 3 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Кече Укмас авылыннан 2,2 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%. Елга башыннан Шумково авылына кадәр елга Екатериновка исемендә йөри.

Атмасның 2 дән алып 4 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,47 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 172 мм, ташу агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Су агымының торышы тотрыклы. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,17 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12 мг-экв/л га кадәр). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада күләме 380 мең м3 суы булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.