Кушай елгасының (Зәй елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10,4 км, бассейнының мәйданы 65,6 км2. Түбән Кама районы территориясеннән ага. Елга башы Алан авылыннан 1,8 км көнчыгыштарак, тамагы Сарсаз-Бли авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 162 м, тамагыныкы – 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 34%.

Аланның 0,6 дан алып 5,1 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,48 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 89 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,066м3/с.

Ел дәвамында суы бик каты (9-12мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.