Элеккеге су юлында сакланып калган күл.

Зөя елгасының сулъяк тугаенда, Апас районы Кабык Күпер авылының көнчыгыш читендә.

Су өслегенең мәйданы 5,32 га. Озынлыгы 2450 м, иң зур киңлеге 160 м.

Күлгә Бия елгасы коя.