Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Лаеш районы Столбище авылыннан 1 км көнбатыштарак.
Су өслегенең мәйданы 11 га. Су күләме 92 мең м3. Озынлыгы 720 м, уртача киңлеге 140 м, уртача тирәнлеге 0,8 м, иң зур тирәнлеге 2 м га якын.
Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба дугасыман сузынкы.
Төньяк-көнчыгыш өлешендә Олы Кабан авылы ягыннан күлгә зур гына су җыелу мәйданы булган шактый озын ерым-сызалар системасы чыга.
Күл яңгыр һәм кар суларының комлы-балчыклы китерелмәләре аркасында әкрен генә ләмләнә һәм саега бара.
Ял итү урыны.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.