Идел елгасының югары террасасында, «Аккош» урман паркы территориясендә, Казанның Киров районында урнашкан.

1960 елларга кадәр су өслегенең мәйданы 17,5 га, су күләме 1386 мең куб.м, озынлыгы 1100 м, уртача киңлеге 160–170 м, уртача тирәнлеге 7,6 м, иң зур тирәнлеге 18,2 м. Соңгы берничә дистә елларда күлнең көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнбатыш өлешендә йөзмә «үлән-утраулар» барлыкка килә, соңыннан алар яр белән тоташалар һәм агачлар, куаклар белән капланалар. Шундый бер йөзмә «үлән-утрау» белән Тирән күлдән Кече Тирән күл аерылган. 1990 елларда Тирән күл өслегенең мәйданы 10,4 га, су күләме 785 мең куб.м, озынлыгы 760 м, уртача киңлеге 140 м, уртача тирәнлеге 6,5 м, иң зур тирәнлеге 13,6 м. Күл төбендә карст бүрәнкәләре бар. Күл карст-суффозия процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча түгәрәк, сузынкы. Ярлары биек. Төньяк-көнбатыш өлешендә комлы пляж бар. Атмосфера явым төшемнәре һәм, өлешчә, грунт сулары исәбенә туена; күлгә җир өсте суларының шактый өлеше төньяк-көнбатыштан килүче эрозияле уйсулыктан керә. Көзге-кышкы чорда күл суының үтә күренмәлелеге (2,7 м га кадәр) югары. Суы җиңелчә минеральләшкән (80–160 мг/л), бик йомшак (1 мг-экв/л), гидрокарбонат-калий-натрийлы типта. Җәен суның өске катламының темп-расы 20 °C ка җитә, төптә 6–9 °C тан артмый. Тирән күл һәм аның тирә-юне ял итү максатларында файдаланыла.