Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Нокса белән Мишә елгалары арасында, Питрәч районының Көек авылыннан 0,8 км көньяктарак урнашкан.
Су өслеге мәйданы 2,4 га, шуның 0,68 гектарын йөзмә утрау алып тора. Күләме 40 мең м3 чамасы. Озынлыгы 250 м, иң киң җире 140 м, уртача тирәнлеге 1,4м, иң тирән урыны 2,5 м.
Ясалуы – карстлы-суффозион. Формасы озынча түгәрәккә якын. Көнбатыш яры биегрәк. Тирә-яны урыны-урыны белән сазланган. Атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә туена.
Суы гидрокарбонат-хлорид-натрийлы, бик йомшак, аз минеральләшкән.
Хуҗалык-көнкүреш һәм ял итү максатларында файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.