Вятка увалы калкулыгының көньяк өлешендә, Питиал елгасы бассейнының уңъяк яр өлешендә, Биектау районы Мәмдәл авылыннан 2 км төньяктарак урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,2 га. Су күләме якынча 24 мең м3. Озынлыгы 250 м, киңлеге 110 м. Уртача тирәнлеге якынча 2 м, иң зур тирәнлеге 11 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә хасил булган. Калаксыман, катлаулы формада; 2 плёсы бар. Туенуы катнаш: атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, бик йомшак, җиңелчә минеральләшкән. Үтә күренмәлелеге 50 см.

Ял итү максатларында файдаланыла.