Яшел Үзән районы Бело-Безводный авылыннан 0,7 км төньяк-көнчыгыштарак, Идел елгасының югары террасасында, Сумка елгасы бассейнының уңъяк яр өлешендә урнашкан. Идел-Кама саклаулыгына керә.

Су өслегенең мәйданы 1,2 га. Су күләме 22,8 мең м3. Озынлыгы 260 м, иң зур киңлеге 85 м. Уртача тирәнлеге 1,9 м, иң зур тирәнлеге 2,6 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Озынча түгәрәк формада. Ярлары сөзәк, урыны-урыны белән таллар үсә.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, йомшак (1,8 мг-экв/л), коңгырт-сары төстә. Үтә күренмәлелеге 0,2-0,6 м.