Идел елгасының югары террасасында, Лаеш районы Столбище авылыннан 4 км көньяктарак (даими яшәүчеләре булмаган Саламык авылы янында). Күл төньяктан көньякка таба сузынкы.

Су өслегенең мәйданы 19,8 га. Су күләме якынча 800 мең м3. Озынлыгы 1880 м, иң зур тирәнлеге 180 м. Уртача тирәнлеге 3,9 м, иң зур тирәнлеге 9 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә хасил булган. Катлаулы, сузынкы формада. Ярлары күтәренке, урыны белән текә, таллар белән капланган. Туенуы күбесенчә грунт сулары исәбенә, тотрыклы. Язын кар эрегән вакытта, Саламык күлендә су биеклеге арта һәм аның көньяк чигеннән инеш агып чыга.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән (98 мг/л), йомшак (3,3 мг-экв/л), үтә күренмәлелеге 80 см, саргылт төстә.

Ял итү максатларында һәм сугару өчен файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге (1978).