Идел елгасының уңъяк төп ярында, Яшел Үзән районы Улитино авылыннан 1,8 км көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 0,12 га. Су күләме 6 мең м3. Озынлыгы 50 м, киңлеге 30 м, уртача тирәнлеге 5 м, иң зур тирәнлеге 9 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә хасил булган. Озынча түгәрәк формада. Ярлары текә, күтәренке. Туенуы җир асты сулары исәбенә, тотрыклы.

Суы йомшак (2,5 мг-экв/л), җиңелчә минеральләшкән (60,1 мг/л), чиста (үтә күренмәлелеге 500 см га кадәр), гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта.

Хуҗалык-көнкүреш һәм ял итү максатларында файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге (1978).