Вятка елгасы тугаеның сулъяк яр буенда, Кукмара районы шәһәр тибындагы Лубян посёлогыннан 4 км төньяк-көнбатыштарак һәм Плаксиха авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 9,76 га. Озынлыгы 1160 м, иң зур киңлеге 250 м. Сузынкы, катлаулы формада. Яр буе өлешендә урыны-урыны белән саз үсемлекләре үсә.