Актай елгасы бассейнында, Спас районы Ямбакты авылыннан 1 км төньяк-көнбатыштарак.

Су өслегенең мәйданы 6,52 га. Су күләме 65 мең м3. Озынлыгы 450 м, иң зур киңлеге 200 м, уртача тирәнлеге 1,1 м, иң зур тирәнлеге 1,7 м. Күл карст-суффозия процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча. Туенуы катнаш, атм. явым-төшемнәре яки грунт сулары исәбенә туена.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән, бик йомшак, болганчык (үтә күренмәлелеге 9 см).

Суы хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.