Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Идел елгасының югары террасасында урнашкан, Яшел Үзән районы Осиново авылының төньяк-көнбатыш чигендә.
Су өслегенең мәйданы 8,2 га. Су күләме 720 мең м3. Озынлыгы 600 м, иң зур киңлеге 200 м, уртача тирәнлеге 9 м, иң зур тирәнлеге 24 м.
Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы сузынкы. Ярлары чагыштырмача текә һәм күтәренке. Туенуы катнаш, атм. явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә туена.
Суы җиңелчә минеральләшкән, бик йомшак, гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта. Үтә күренмәлелеге 60 см.
Яр буе өлеше сазлыкланган.
Сугару һәм ял итү максатларында файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.