Казансу елгасының уңъяк ярында урнашкан, Биектау районы Щербаково авылыннан 0,5 км көньяк-көнчыгыштарак. Су өслегенең мәйданы 2,2 га. Озынлыгы 800 м га якын, киңлеге 20–100 м. Төньяк киңәйгән өлешендә ике карст бүрәнкәсе – Олы Упкын һәм Кече Упкын бар. Күлнең формасы сузынкы, бөгелгән.

 

Килеп чыгышы буенча, Озын Зәңгәр күл  – Казансу елгасының элекке юлында сакланып калган, карст күренешләре нәтиҗәсендә катлауланып ясалган күл. Дамба белән ныгытылган, ул аны Казансу елгасыннан аерып тора.

 

Суының минеральләшүе югары (якынча 2,5 г/л), бик каты (31–32 мг-экв/л), кислород составы түбән һәм табигый күкертле водород югары, үтә күренмәле (төбенә кадәр), үзенә генә хас зәңгәрсу төстә (исеме шуннан), гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта.

 

Озын Зәңгәр күлнең җир асты сулары белән туенуы тотрыклы: төбендә көчле җир асты сулары чыгышы бар. Күл агымлы: аннан Казансу елгасына су чыгымы якынча 250 л/с булган дулкынлы инеш агып чыга. Су әйләнеше елына якынча 700.

 

Күл боз белән капланмый. Су температурасы ел дәвамында даими диярлек, 6-8 °С тәшкил итә.

 

Елга төбе утырмалары үсемлек калдыклары катнашмасы һәм күкертле водород (сапропельләр) исе килеп торган кара һәм куе соры ләмнән гыйбарәт.

 

Физик-химик составы буенча алар минеральләшүе түбән булган, җиңелчә сульфатлы дәвалау ләмнәренә (пелоидларга) карый, бальнеологик әһәмияткә ия.

 

Күл ял итү-сәламәтләндерү (салкын суда коену) һәм бальнеологик (җирле санаторийлар өчен дәвалау ләмен чыгару) максатларында файдаланыла.

Озын Зәңгәр күл  Урта Идел буендагы уникаль күлләргә керә, аны элек-электән «Казан яны зәңгәр могҗизасы» дип йөрткәннәр.

 

Беренчеләрдән булып, ТРның табигать истәлеге итеп билгеләнә (1972), 1994 елдан Зәңгәр күлләр табигать тыюлыгы составына керә.

 

Зәңгәр күл. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты