Идел елгасының биек террасасында урман массивында, Лаеш районы Татар Сараланы авылыннан 1,5 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 2,72 га. Су күләме якынча 8 мең м3. Озынлыгы 290 м, иң зур киңлеге 120 м. Уртача тирәнлеге 2,95 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы катлаулы. Сулыкның уртасында йөзмә утрау бар. Ярлары күтәренке, күбесенчә сөзәк.

Суы бик йомшак (0,7 мг-экв/л), гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта. Гомуми минеральләшүе 45,2 мг/л. Үтә күренмәлелеге 150 см.

Ял итү максатларында файдаланыла.