Спас районы Отрада авылыннан 1,1 км көньяк-көнчыгыштарак (Чуртан күленнән көнчыгыштарак).

Су өслегенең мәйданы 1,72 га. Су күләме якынча 35 мең м3. Озынлыгы 230 м, иң зур киңлеге 110 м. Уртача тирәнлеге 2 м, иң зур тирәнлеге 4,7 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Суы бик йомшак (1,4 мг-экв/л), гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта. Гомуми минеральләшүе 105,3 мг/л. Үтә күренмәлелеге 174 см.