Ык елгасының сулъяк кушылдыкларының субүләрендә, Азнакай районы Чәкән авылыннан 1,9 км көньяктарак урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 2,84 га. Су күләме 26,4 мең м3. Озынлыгы 300 м, иң зур киңлеге 150 м. Уртача тирәнлеге 0,93 м, иң зур тирәнлеге 2 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы катлаулы. Яр буе зонасы кәсләнгән.

Суы бик йомшак (1,36 мг-экв/л), гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта. Гомуми минеральләшүе 111,2 мг/л. Үтә күренмәлелеге 42 см. Саргылт төстә.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.