Яшел Үзән районының Косякау авылы үзәгендә, Әрә һәм Буа елгалары субүләрендә.

Су өслегенең мәйданы 4 га. Су күләме 56 мең м3. Озынлыгы 250 м, иң зур киңлеге 210 м. Уртача тирәнлеге 1,4 м, иң зур тирәнлеге 2,2 м.

Күлнең барлыкка килүе карст-суффозия күренеше белән бәйле. Формасы түгәрәк.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.