Казан шәһәренең Киров районында, «Аккош күле» урман паркы территориясендә, Идел елгасының биек террасасы буенда урнашкан.

Аккош күлләре (көнбатыш өлешендә) системасы составына керә; ермак белән Олы Аккош күленә кушылган. Ермак белән тоташкан ике плестан тора.

Язын Коры Аккош күле нык кына ташып чыга һәм, зур сулык ясап, иңкү ярларны баса.

Күлнең төньяк яры сөзәк, болын һәм сазлык үләннәре белән капланган көньяк яры — нарат урманы үскән комлы калкулыклар.

Җәйге саегу вакытында су өслегенең мәйданы 10 га тирәсе, су күләме 36,3 мең м3, озынлыгы (ермакларны кертеп) 960 м. Плесларның иң зур киңлеге 350 һәм 120 м, тиңдәшле рәвештә иң зур тирәнлеге 1,7 һәм 1,75 м.

Коры елларда Коры Аккош күле тулысынча диярлек кибә, көчле яңгырлар нәтиҗәсендә яңадан барлыкка килә. Кыш көне күлнең күп өлеше төбенә кадәр ката.

Ял итү урыны.