Казан эчендә, Дербышки микрорайонының көньяк чигендәге урман массивында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 2 га. Озынлыгы 350 м, иң зур киңлеге 60 м, иң зур тирәнлеге 3 м.

Ясалма күл. Озынча түгәрәк формада. Күл карст казанлыкларыннан тора, аның төбе 1970 елларда техника ярдәмендә тирәнәйтелә, тигезләндерелә, аннан соң казанлыклар Комсомол күле ярында урнашкан артезиан сулары белән тутырыла.

Сулык ярлары чагыштырмача биек; көньяк яры текә; нарат, имән, юкә агачларыннан торучы катнаш урман белән капланган; төньяк ярында нарат утыртмалары бар.

Туенуы катнаш, явым-төшем һәм артезиан сулары исәбенә. Кайвакыт язын Комсомол күле казанлыклары су белән тула, һәм ике юнәлештә агым барлыкка килә: көнчыгышта Киндер елгасы үзәнлегенә һәм көнбатышта күрше карст казанлыкларына.

Ял итү урыны.