Кече Зәңгәр күл

Көнчыгыштагы күл өслегенең мәйданы 0,17 га, күләме 2,4 мең м3, озынлыгы 150 м, иң зур киңлеге 20 м, уртача тирәнлеге 1,4 м. Күлнең көнбатыш һәм көнчыгыш өлешендә 4 м тирәнлектә ике бүрәнкә аерылып тора, аларның төбендә җир асты сулары чыгу юллары бар. Күлнең ике ягыннан Казансу елгасы ягына таба ермаклар китә һәм агым барлыкка килә. Күлнең калку ярында чишмәләр бар. Суның төсе зәңгәрсу-яшелдән алып ачык зәңгәргә кадәр. Күлнең су алмашу коэффициент тәүлегенә 2,4 мең м3.

Көнбатыштагы күл тар сай сулыктан тора, су өслегенең мәйданы 0,23 га, күләме 2,8 мең м3, озынлыгы 170 м, иң зур киңлеге 20 м, уртача тирәнлеге 1,2 м. Көнбатыш ягында 2 м, 3,3 м, 3,5 м тирәнлегендә өч бүрәнкә бар. Суның төсе зәңгәрсу-яшел. Күлнең көнбатыш өлешеннән ермаклар аерыла, һәм су агымы Казансуга кушыла. Су алмашу коэффициенты тәүлегенә 0,94 мең м3. Кече зәңгәр күлләрдә су температурасы ел дәвамында 6-8 °C тәшкил итә. Күлләр туңмый. 1990 еллар уртасында Казансудан күлне аерып торучы дамбаны ныгыту буенча чаралар үткәрелә һәм сулыкларның ярлары төзекләндерелә. Күл төбеннән алынган грунт дәвалану максатларында кулланыла. Ял итү урыны. Кече зәңгәр күлләрдә

Тирән күл табигать тыюлыгы составына керә (1994).

Зәңгәр күл. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты