Аның көньяк өлешендә, Лаеш районы Комлы Кавал авылыннан көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 91,6 га, күләме 3616,4 мең м3. Озынлыгы 1850 м, киңлеге 540 м. Уртача тирәнлеге 4 м.

Күлнең төбендә 13,11 һәм 6 м тирәнлектәге өч карст казанлыгы бар.

Күлнең формасы катлаулы, уртасында зур утрау бар, ул көнбатыш яр белән киңлеге 4-6 м, озынлыгы 400 м булган дамба белән тоташкан. Дамба биек түгел, яз көне аның аркылы урыны-урыны белән су агып чыга.

Кавал күленең төньяк өлеше торфлану стадиясендәге зур булмаган күп кенә карст казанлыкларыннан торучы эрозияле уйсулыкларны били.

Утрауда хуҗалык бакчалары урнашкан.

Күл ял итү максатларында һәм суы бакчаларга сибү өчен файдаланыла.