Яшел Үзән районы Бело-Безводный авылының көньяк-көнчыгыш чигендәге Ак күл янында, Сумка елгасының сулъяк ярында, Идел елгасының биек террасасында. Идел-Кама саклаулыгы зонасына керә.

Су өслегенең мәйданы 1,8 га. Күләме 27 мең м3. Озынлыгы 170 м, иң зур киңлеге 145 м. Уртача тирәнлеге 1,5 м, иң зур тирәнлеге 3,5 м.

Күлнең барлыкка килүе карст күренеше белән бәйле. Формасы түгәрәк. Явым-төшем һәм грунт сулары белән туена. Ярлары тәбәнәк, сөзәк, күп кенә урыннарда таллар үскән.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта һәм карасу төстә. Үтә күренмәлелеге 50-70 см.

Ял итү максатларында файдаланыла.