Архиерей күленнән көньяктарак, Лаеш районының Никольский авылыннан 1 км көнбатыштарак, Идел елгасының сулъяк яр террасасы буенда. Нармонка авылы янында Мишә елгасы белән кушылган Кавал күлләреннән көньяк һәм көньяк-көнчыгыш юнәлешләрендәге сазлы һәм куаклык үскән иңкүлектәге күл.

Су өслегенең мәйданы 3,92 га. Күләме 100 мең м3. Озынлыгы 507 м, иң зур киңлеге 123 м. Уртача тирәнлеге 3 м, иң зур тирәнлеге 4 м.

Күл казанлыгы карст эшчәнлеге нәтиҗәсендә хасил булган. Формасы озынча. Ярлары тәбәнәк, сөзәк. Су буе зонасы сазлы. Күлнең төбе суүсемнәр белән капланган, шунлыктан су кара төстә кебек күренә (исеме шуннан). Күлдә сары төнбоеклар үсә.

Зур Никольский күленең (озынлыгы 6 км тирәсе, су өслегенең мәйданы 223 га, киңлеге 65 м дан алып 830 м га кадәр булган, Казан буе сулыкларының иң зурларыннан берсе) кибеп бетүе һәм берничә вак күлгә таркалуы нәтиҗәсендә Кара күл барлыкка килә.

Язгы ташу вакытында күлдән Мишә елгасы ягына елга агып чыга.

ТРның табигать истәлеге.