Лаеш районы Урта Девятово авылыннан 3 км, Брысса һәм Мишә елгалары субүләрендәге урман массивында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 4,32 га. Су күләме 170 мең м3 тирәсе. Озынлыгы 345 м, Иң зур киңлеге 170 м. Уртача тирәнлеге 4,8, иң зур тирәнлеге 8 м.

Күлнең барлыкка килүе карст-суффозия күренеше белән бәйле. Формасы озынча. Ярлары тәбәнәк, куаклыклар белән капланган, яр буйлары зонасында су үсемлекләре үсә. Явым-төшем һәм грунт сулары белән туена.

Суы гидрокарбонат-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән, саргылт төстә. Үтә күренмәлеге 230 см.

Ял итү максатларында файдаланыла. ТРның табигать истәлеге (1978).