- РУС
- ТАТ
Биектау районы Каракүл авылыннан көньяктарак Ашыт һәм Питиал елгалары субүләре янында.
Су өслегенең мәйданы 10 га. Күләме 400 мең м3. Озынлыгы 820 м, иң зур киңлеге 220 м, уртача тирәнлеге 4 м га якын, иң зур тирәнлеге 10 м.
Күлнең барлыкка килүе карст күренеше белән бәйле. Катлаулы, озынча формада. Ермак белән тоташкан ике күл плесы системасын тәшкил итә. Җир асты сулары белән туенуы тотрыклы.
Суы җиңелчә минеральләшкән (153 мг/л), катылыгы 7,8 мг-экв/л, гидрокарбонат-хлорлы-кальцийлы типта. Үтә күренмәлелеге 200 см га кадәр.
Күлнең көнчыгыш яры калкулыклы һәм киң яфраклы урман белән капланган.
ТРның табигать истәлеге (1978).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.