Столбище күле.

Идел елгасының югары террасасында, Лаеш районы Столбище авылында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 6,2 га, күләме 119,3 мең м3. Озынлыгы 525 м, уртача киңлеге125 м, уртача тирәнлеге 2 м тирәсе, иң зур тирәнлеге 5 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Дөрес булмаган озынча түгәрәк формада. Ярлары сөзәк һәм тәбәнәк.

ХХ йөз урталарына кадәр Хәерби күле ермак аша Куян күле белән тоташкан була, соңыннан Олы Кабан авылы янындагы ерымнан комсу-балчыксыл китерелмәләр белән акрынлап бүленә һәм йомык сулык булып кала. XVI – XVII йөзнең беренче яртысында Хәерби күле ярларында шул ук исемдәге йомышлы татарлар авылы (күлнең исеме шуннан) урнашкан.

Туенуы тотрыклы, явым-төшемнәр һәм грунт сулары исәбенә туена.

Суы җиңелчә минеральләшкән (115,2 мг/л), йомшак (5,6 мг-экв/л), азрак болганчык, саргылт төстә. Сугару һәм су кошлары өчен файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге (1978).