Үтәк һәм Бизнә елгалары бассейнының субүләрендә, Спас районы Отрада авылыннан 4 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 21,31 га. Суының күләме якынча 900 мең м3. Озынлыгы 1000 м, иң зур киңлеге 260 м. Уртача тирәнлеге 4,5 м, иң зур тирәнлеге 15 м.

Күл карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ярлары сөзәк. Озынча формада. Явым-төшемнәр һәм җир асты сулары белән туена.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән (117 мг/л), йомшак (1,6 мг-экв/л), азрак болганчык, саргылт төстә. Үтә күренмәлелеге якынча 100 см.

Ял итү урыны.

ТРның табигать истәлеге (1978).