Яшел Үзән шәһәреннән 2 км төньяк-көнбатыштарак урман массивында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,18 га. Суының күләме 76 мең м3. Озынлыгы 250 м, иң зур киңлеге 70 м. Уртача тирәнлеге 4 м, иң зур тирәнлеге 6 м.

Күл карст-суффозия күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Суы бик йомшак, гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта.

Күл нык кына сазлана бара.