Лаеш районының Тарлаш авылы янында.

Су өслегенең мәйданы 60 га. Су күләме 4495 мең м3. Озынлыгы 2140 м, иң киң урыны 480 м. Уртача тирәнлеге 6,5 м, иң зур тирәнлеге 22 м. Күл карст-суффозия процесслары тәэсирендә барлыкка килгән. Идел елгасының биек террасасы буйлап сузылган. Җир асты сулары исәбенә туена.

Суы болганчыграк, иссез, җиңелчә минеральләшкән (68,2 мг/л), гидрокарбонат-сульфат-хлорид-кальцийлы, йомшак (гомуми катылыгы 2,5 мг-экв/л).

Күл ләмләнә бара.

Архиерей күле фәнни танып белү әһәмиятенә ия; ял итү урыны.

ТРның табигать истәлеге (1978).