Күлләр системасы Кече Аккош күле, Олы Аккош күле һәм Коры Аккош күленнән тора.

Су тирәнлеге һәм яр сызыклары сезонга карап үзгәрә. Язын, ташу вакытында, күлләр ташый, җәй ахыры – көз башында саегалар һәм кечерәяләр.

Аккош күлләре су өслегенең гомуми мәйданы ташу вакытында 73 га, суының иң аз вакытында – 34,4 га. Гомуми күләме ташу вакытында 190 мең м3, суының иң аз вакытында – 21,3 мең м3. Гомуми озынлыгы 2600 м.

Күл казанлыгы дюналар арасындагы иңкүлекләрдә карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә катлауланып ясалган. Күлләрнең төньягындагы ярлар аз сөзәкле һәм биек түгел, урыны-урыны белән сазланган; көньяк өлеше – текәрәк һәм калкурак, нарат урманнары белән капланган.

Күлләр күбесенчә язгы кар сулары исәбенә туена. Суы бик йомшак, төссез, җәй ахырында һәм көзен саргылт.

Күлләр системасының бөтен сулыкларында да җир-су хайваннарының берничә төре һәм балыкларның өч төре – табан балык, сазан, ләрге балыгы бар. Камыш һәм күрән үскән сай сулы җирләрдә үрдәкләр оялый.

Аккош күлләре – ел дәвамында ял итү урыны.