Татарстан территориясендә 8 меңнән артык күл бар (су ресурслары 28 млн м3).

Күлләрнең 70% тан артыгы кече күлләр категориясенә керә: су күләме 5 мең м3 дан, су өслегенең мәйданы 5 га дан артмый.

Республиканың күпчелек күлләре (83%) зур һәм уртача елгаларның – Вятка, Ык, Зөя, Олы һәм Кече Чирмешән елгалары тугайларында, Сөн, Зәй, Чишмә, Мишә уйсулыкларында, шулай ук Кама-Агыйдел түбәнлегендә урнашкан.

Куйбышев сусаклагычы төзелгәнгә кадәр күп кенә тугай күлләре Идел һәм Каманың сулъяк ярында, Казансу елгасының уң ягында (Казан эчендә) була. Әлеге тип күлләр тар, озынча, ураксыман яки дагасыман формада. Аларның мәйданы еш кына 1 га га, тирәнлеге 2 м га кадәр.

Күпчелек елгаларның элекке юллары аллювиаль китермәләр белән бүленү нәтиҗәсендә хасил була. ТРда элекке су юлларындагы аеруча зур күлләр: Кама Тугаенда Бака күле (45 га), Подборное күле (41 га), Тары-Бары (33,5 га); Вятка елгасы тугаенда Этбай (76 га), Тутак (48 га); Агыйдел елгасы тугаенда Бакилде (109 га).

Республика территориясендә күлләр күбесенчә карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Сумка елгасы юлында агымсулы Аккүл, Раифа күле, Ильинка күле урнашкан, Иделнең югары комсу террасаларына һәм Казан ярусының карбонат-сульфатлы токымнарының яту өслегенә якын булган башка елгаларга Зәңгәр күл, Осиново күле, Кавал күле, Хәерби күле, Чиста күл, Архиерей күле һәм башкалар туры килә.

Карст күлләр шактый – Вятка увалының көньяк чигендә: Кәрәкәле күле, Мунчала күле, Каракүл, Кодаш күле, Хәбри күле, Сөләнгер күле. Су өслеге мәйданнары зур булмаган карст күлләр шактый тирән (берничә м га кадәр), ярлары түгәрәк яки озынча түгәрәк. Аларда су чиста, аның минеральләшүе югары.

Кайбер карст күлләренең (Аккош күлләре, Кабан күлләре системасы, Карабалык күле, Чуртан күле) казанлыклары вак минераль кисәкчекләр һәм суда эрегән матдәләрнең юылуы, утырма иңкүлекләр, бүрәнкәләр барлыкка килү белән бәйле суффозион процесслар нәтиҗәсендә катлауланган. 

Күлләрнең туену чыганагы булып аларга коючы елгалар, атмосфера явым-төшемнәре, җир асты сулары тора. күлләрдә су биеклеге сезонлы үзгәрешләр кичерә, аеруча зур күрсәткеч язгы кар эрү чорына, иң азы җәйнең икенче яртысына туры килә. Агымсыз йомык күлләр өстенлек итә.

Күлләрнең күбесендә су гидрокарбонатлы, аз һәм уртача минеральләшкән (0,2-0,5 г/л); карст күлләрендә су тагын да югары минеральләшкән. Олы Зәңгәр күл һәм Кече Зәңгәр күлләр уникаль, алар күкертле водород күләме югары булган җир асты су чыганакларыннан («чоңгыллардан») туеналар.

Күлләр көнкүреш һәм сәнәгать сулары чыганагы буларак, балык һәм су кошлары үрчетү өчен, ял итү максатларында файдаланыла. Республиканың күп кенә күлләр көчле антропоген йогынтыга дучар, сулыклар әкренләп үсемлекләр белән каплана һәм ләмләнә. 

Туфрак эрозиясе һәм агым суларның агып керүе күлләрнең гидрологик режимы җимерелүгә, суның пычрануына һәм, шул сәбәпле, аларда яшәүче организмнарның җитди үзгәрешләренә китерә.

33 күл ТРның табигать истәлеге булып тора.