Җир асты су чыганаклары, кагыйдә буларак, еш кына үзара бәйле ике фактор нәтиҗәсендә барлыкка килә: геоморфологик – сулы горизонтларда рельефның эрозияле формалары (елга һәм инеш үзәннәре, ерымнар, сыза, күл казанлыклары һәм башкалар) белән ачылышы һәм җирлекнең геологик-структур үзенчәлекләре – аерым зоналарның тектоник җимерелүләре, литологик яктан төрле булган токымнарның үзара контакты, флексур (буынлы) бөгелешләр аркасында югары дәрәҗәдә ярыклануы.

Җир асты суларының җир өстенә чыгу рәвеше буенча җир асты су чыганаклары бәреп чыккан һәм түбәнгә аккан төрләргә бүләләр. Җир асты суларының чишмә эшчәнлеген билгеләүче төп күрсәткеч – чишмә дебиты – бер берәмлек вакыт эчендә агып чыккан суның күләме.

ТР территориясендә җир асты суларының табигый чыгуы, нигездә, Пермь системасының терриген-карбонатлы утырмалары белән бәйле. Җир асты су чыганакларының формалашуы өчен аеруча уңай шартлар – тау битләренең түбәнге өлешләрендә һәм итәгендә төбенә балчыксыл токымнар түшәлгән яхшы үткәрүчән су горизонтлары (яргаланган комлыклар, известьташ һәм доломитлар) булу. Су чыганаклары суның аз үткәрүчән катламнары аша түбәндәрәк яткан аскы басымлы горизонтларга агып чыгуы, яисә эрозия нәтиҗәсендә ясалган уемнар стеналарыннан чишмәдәй бәреп чыгуы рәвешендә барлыкка килә. Инфильтрацион туену зур һәм дренаж шартлары әйбәт булганда, җирле дренаж базисыннан югарырак (иң якын елга өслегеннән биегрәк) урнашкан сулы горизонтлар үзара түбән төшә торган вертикаль фильтрлашуга бәйләнгән.

ТР территориясендә түбәнгә аккан чишмәләр рәвешендә, кагыйдә буларак, төче җир асты сулары бәреп чыга. Җирле дренаж базисыннан түбәнрәк урнашкан сулы горизонтларда суның бәреп чыгуы аз үткәрүчән катламнар аша, башлыча, зур елга юлларына һәм өстәрәк урнашкан сулы горизонтларга күтәрелә торган фильтрлашу юлы белән, шулай ук елга үзәннәре төбендә һәм тау итәкләрендә аз үткәрүчән каплагыч горизонтларның ярыклары һәм ташлы (литологик) тәрәзләр аша бәреп аккан су чыганаклары рәвешендә бара. Бәреп аккан җир асты су чыганаклары, гадәттә, минеральләшүе югарырак булган сулар белән бәйле. Мәсьәлән, Казан тирәсендәге Зәңгәр күл – түбән Пермьнең сакмар ярусы сульфатлы-карбонатлы утырмаларыннан күтәрелгән җир асты минераль суларының көчле ташкыны. Бу чыганак – гаять зур тектоник җимерелүдән хасил булган карстлы убылма нәтиҗәсе. Чишмәнең дебиты 600-700 л/с.

Җир асты су чыганакларының зур күпчелеге 1 л/с ка кадәрле дебитка ия. Иң кечкенә дебитлар ТРның төньяк-көнбатыш районнарында киң таралган юра һәм акбур утырмаларына хас. Татар ярусы утырмалары белән бәйле сулы горизонтлар үз чыганакларының уртача (0,4 л/с) дебитлары белән үзенчәлекле. Иң зур дебитлар (0,3 л/с ка кадәр) татар утырмалары киселешенең түбәнге өлешенә хас. Күпсанлы җир асты су чыганаклары югары Казан асъярусы комлыклары һәм доломитлары белән бәйләнгән. Аларның дебитлары 0,1-1 л/с, сирәгрәк 2,5-3 л/с тәшкил итә. Югары дебитлы чишмә чыгышлары түбән Казан асъярусының сулы горизонтларына хас. Көнчыгыш Кама аръягында түбән Казан утырмаларыннан чыккан 22% тирәсе җир асты су чыганакларының дебиты 5 л/с тан артык. Чишмә елгасы һәм аның уң кушылдыгы – Кичүй елгасы үзәннәрендә чишмәләрнең дебиты еш кына 15-30 л/с ка җитә. Тектоник җимерелүләргә бәйле рәвештә аеруча яргаланган зоналар булган очракта (бу зоналар үз тирәсендәге азрак яргаланган токымнарга карата үзенчәлекле җир асты дрены ролен үти) аларның эрозия ясаган уемнар стеналарына чыккан урыннарында югары дебитлы, бергә тупланган чишмәләр барлыкка килә. Югары дебитлы чишмәләр (10 л/с тан артык) республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында киң таралган, бу күренеш анда җир кабыгының өске өлеше шактый катлаулы геологик-структур төзелешкә ия булуы һәм рельефның югары дәрәҗәдә бүлгәләнүе белән аңлатыла.

Чишмәләр туенуы климат шартларына, иң мөһиме, атмосфера явым-төшемнәре күләменә бәйле, һәм ул ел дәвамында үзгәреп тора. Иң югары дебитлар яз ахыры – җәй башында, иң түбәннәре кышкы саегу чоры ахырында күзәтелә. Дебитның иң зур үзгәрешләре – җир өслегеннән соң килүче беренче сулы горизонтка, иң азлары җирле дренаж базисы биеклегендә яткан горизонтларга хас. Иң күп сандагы чишмәләр Идел һәм Кама елгаларының унъяк яр буйларында, шулай ук Лениногорск, Тәтеш һәм Саба районнарында очрый. Чишмәләрне су белән тәэмин итү чыганаклары сыйфатында яки декоратив максатларда файдалану өчен каптажлар – җир асты суларын пычранулардан саклый һәм аларны алу өчен уңайлы шартлар тудыра торган махсус корылмалар эшләнә. ТР территориясендә Лениногрск, Арча, Бөгелмә, Азнакайны су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасында чишмәләр киң кулланыла. Лениногорскиның су үткәргечләр челтәренә 25 чишмәдән тәүлегенә 22 мең м3 су керә, һәм ул шәһәр халкын эчәргә яраклы су белән тулысынча тәэмин итә.

Казанда беренче шәһәр су үткәргече 1874 елда Киндерле елгасының югары өлешендә татар утырмаларыннан агып чыккан Пановка чишмәләренә нигезләнеп төзелә. Бу чишмәләрдән су чүлмәк торбалар буйлап Әки су күтәртү станциясенә агып керә, аннан соң шәһәргә кудыртыла (тәүлеккә уртача 3 мең м3).

Чишмәләрнең санитар-экологик торышын тәэмин итү максатында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан аларны паспортлаштыру һәм инвентарьлаштыру эше алып барыла. 2006 елга 3,7 меңнән артык чишмә исәпкә алынган; аларның 79% ы эчәргә яраклы су алу өчен файдаланыла.

Боровецкий чишмәләре, Спас чишмәләре ТРның табигать истәлекләре булып санала.