Казан ярусы алдыннан түбән Пермьнең Көнгер ярусы токымнарыннан соң килә. Яше 270,6–272 млн ел.

Казан геологы А.В.Нечаев тарафыннан билгеләнә (1915).

Татарстан территориясендә уфа ярусы токымнары (калынлыгы 90 м га кадәр) көнчыгышта Шөгер-Соколка-Тәкәнеш линиясенә кадәр таралган, сульфатлы-карбонатлы һәм төрле төстәге токымнарның: яшькелт-соры доломитлар һәм доломитлы мергельләр, шәмәхә, аксыл шәмәхә, кызгылт известьташлар, яшькелт һәм коңгырт-соры балчыклар, яшькелт-зәңгәрсу-соры комташлар һәм алевролитлар, гипс, ангидрит һәм брекчияләрнең комлы-балчыксыл катламыннан тора.

Уфа ярусы утырмаларында елга моллюсклары, кысласыманнар (остракода), мүк, абагасыманнар калдыклары очрый, минераль су («Ижевский №1» һәм «Яр Чаллы») бакыр рудалары һәм битумнар чыганаклары, Ba, Sr, Au чагылмалары билгеләнә.