Татарстан территориясендә 260 млн ел элек барлыкка килә.

200 м га кадәр калынлыктагы кызыл төстәге континенталь, нигездә, комсу-балчыксыл утырмалардан тора, республиканың көнчыгышында очрый, Әтнә-Питрәч-Аксубай линиясеннән көнбатышка таба шушма горизонты юкка чыга. Кызгылт-көрән, сирәк кенә яшькелт-коңгырт һәм яшькелт-соры балчыкларның, аргиллит, мергель, алевролит, комташ, известьташ, конгломератларның чиратлашуы хас; югары катламнары нык кына гипслы.

Төче су лагуналары организмнарының (моллюсклар, кысласыманнар, суүсемнәр) ташка әйләнгән калдыклары, тропик һәм субтропик үсемлекләрнең серкә һәм споралары очрый.