- РУС
- ТАТ
(латин теленнән conglomeratus – тупланган), ватыклары цементлашып каткан тау токымы
50% тан артыгы 1 см дан зуррак (2 см да була) үлчәмдәге механик нык ташлардан тора. Алеврит, ком, гравий катышмалары булган галька.
Гадәттә, Fe оксидлары, карбонат һәм балчык материаллар, сирәгрәк кремнезем белән цементлашып каткан.
Составы буенча конгломерат: полимикт (төрле токымнардан) һәм мономикт (бер токымнан); материал туплану ысулы буенча: диңгез, күл, аллювиаль, пролювиаль. Конгломератның токымнар эчендә булуы борынгы катламнарның көчле юылуын, коры җирнең яисә рельефның күтәренке урыннары якын булуын күрсәтә.
Республиканың көнчыгышындагы Пермьнең татар ярусында конгломерат галькасы үлчәмнәренең артуы һәм аның составы җимерелмә материалларның Урал сулары белән килүен чагылдыра.
Татарстан территориясендә конгломерат мезозой һәм полеозой яшендәге катламнарда очрый. Юра һәм акбур конгломератларында фосфоритлар ятмалары бар
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.