Эчтәлек

Кояштан еракта булганда — овал формасындагы зәгыйфь яктылык таплары, Кояшка якынайган саен, аларның «баш» һәм «койрык» дип йөртелүче өлешләре аерылып күренә. Астероидлар һәм метеор кисәкчекләре белән бергә кече җисемнәр төркеменә керә. Кометаларның төп өлешләре — төш, кома һәм койрык. Кометаларның төше (диаметры 0,5–20 км) туңган газлар белән әйләндереп алынган начар эрүчән һәм ташлы кисәкчекләр катнашмасыннан гыйбарәт. Кояшка якыная барганда газлар парга әйләнә һәм үзләре белән кометаларның тузанлы кисәкчекләрен дә алып китә. Шул чакта төш газ-тузан сүрүе (кома) белән әйләндереп алына. Кометаларның койрыгы тузаннан, газлардан һәм ионлашкан кисәкчекләрдән тора; күбесенчә Кояштан капма-каршы якка юнәлгән була.

Кыска периодлы кометалар хәрәкәтен өйрәнүдә Казан кометаларны өйрәнү төркеме зур роль уйный. Төркемне оештырган А.Д.Дубяго хезмәтләрендә кометаларның орбиталарын билгеләүнең теоретик нигезләре салына, бу җисемнәрнең һәм аларның таркалу продуктларының (метеор кисәкчекләре) үткәнен дә, киләчәген дә өйрәнү юллары билгеләнә. Казан астрономнары кыска периодлы кометалар күренүнең уннарча очрагын тикшерәләр, аларның күп кенә метеор күчләре белән бәйләнешен исбатлыйлар, кометалар орбиталары эволюциясендә зур планеталарның, бигрәк тә Юпитерның ролен ачыклыйлар.

Әдәбият

 Бредихин Ф.А., Этюды о метеорах. М., 1954;

Ананьева Л.Я., Корытников С.Н. Александр Дмитриевич Дубяго (1903–1959) // Ист.-астрон. исслед. 1961. Вып. 7;

Чеботарёв Г.А. Аналитические и численные методы небесной механики. М., 1965;

Добровольский О.В. Кометы. М., 1966.

Автор — Е.Д.Кондратьева