Кембрийгача чорның дәвамлылыгы 4 млрд ел чамасы. Архей һәм протерозойга бүленә. Борынгы платформаларның нигезен төзи.

Кембрийгача чор – күбесенчә әче составлы тау токымнары (гранит һәм башкалар) массивы керү белән бергә барган югары тектоник активлык дәвере.

Кембрийгача чор катламнары зәңгәр-яшел суүсемнәрнең күпсанлы калдыкларын һәм аларның тереклек эшчәнлеге эзләрен үз эченә ала. Кембрийгача чор утырмалары белән файдалы казылмаларның күп төрле комплексы бәйләнгән: 99% Co, 73% Cr, 70% Fe; Көньяк Африкада кембрийгача чор конгломератлары үз эченә эре алтын чыганакларын, РФдә – кембрийгача чор карбонатлары нефть чыганакларын (Иркутск өлкәсе) ала.

ТР территориясендә кембрийгача чор токымнарында углеводород, графит һәм башка чагылмалары ачыкланган.