Биографиясе

1912 елның 3 сентябре, Спас өязе Арбузов-Баран авылы –1984 елның 16 мае, Казан.

1940 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946–1984 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Органик һәм физик химия институтында эшли, 1961–1971 елларда физиологик актив элементорганик кушылмалар лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аккургаш-фосфорорганик кушылмалар, фосфорилирланган азотлы гетероцикллар (этиленимин, азетидин, пирролидин), күп төшле хуш исле углеводородлар химиясенә карый.

Н.П.Гречкин өч валентлы фосфор кушылмалары белән гликольләр һәм алканоламиннарның үзара тәэсир итүе нәтиҗәсендә пентаковалент гидрофосфораннар барлыкка килү реакциясен ача.

Казанда фәннәр тарихы буенча хезмәтләр авторы.

А.Е.Арбузовның фәнни биографиясен бастырып чыгара, Казанда элекке аптека бинасында (Карл Маркс урамы) А.М.Бутлеровка мемориаль такта кую, А.Е.Арбузов һәм Б.А.Арбузовларның музей-йортын ачу инициаторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Александр Ерминингельдович Арбузов. М., 1977 (соавт.);

Александр Михайлович Бутлеров (его жизнь и деятельность в Казани) // Рассказы о казанских учёных. Казань, 1983.