- РУС
- ТАТ
Тарихчы, надворный советник (1830)
1787 ел, Ярославль губернасы – 1831 елның 25 гыйнвары, Казан.
Ярославль руханилар семинариясен (1806) һәм Петербург педагогия институтын (1810) тәмамлый.
1810–1811 елларда шул ук институтта, 1811–1820 елларда Вятка шәһәре гимназиясендә укыта. Бер үк вакытта 1819–1820 елларда Вятка губерна училищеләре директоры.
1820 елдан Казан университетында: гомуми тарих, география һәм статистика факультетында адъюнкт (1820–1822), экстраординар профессор (1822–1823), ординар профессор (1823 елдан). Бер үк вакытта университет каршындагы педагогия институтында студентлар инспекторы һәм директор (1822–1823, 1826–1830), Казан Беренче ир балалар гимназиясе директоры (1823–1824).
Төп хезмәтләре Вятка губернасын география-статистика тасвирлауга (кулъязма), рус халкының гореф-гадәтләрен һәм уеннарын барлауга карый. Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте әгъзасы (1818).
Свистопляска. Описание поминок и народных игр в окрестностях Вятки. Казань, 1817.
Опыт исторического рассуждения о действиях промысла в устроении царств земных и народов. Казань, 1823.
Венгеров С.А. Критико-биографический словарь русских писателей и учёных: От начала русской образованности до наших дней. СПб., 1891. Т. 2.
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 1.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.