Биографиясе

1941 елның 29 августы, Краснодар шәһәре — 2021 елның 19 марты, Казан.

Ленинград электр техникасы институтын тәмамлый (1987).

1965 елдан «ГИПО» фәнни-җитештерү берләшмәсендә: 1985 елдан бүлек мөдире, 1991 елдан Оптика-физика тикшеренүләре фәнни-тикшеренү институты директоры, 1995 елдан бүлекчә башлыгы. Бер үк вакытта, 1993 елдан, Казан техника университеты профессоры.

Хезмәтләре оптик-электрон җиһазлар төзүгә һәм атмосфера оптикасына карый. Филлипов дистанцион хәрәкәтле оптик-электрон җиһазлар булдыру максатында атмосфераның оптик сыйфатларын комплекслы рәвештә тикшерә; атмосфераның оптик сыйфатлары үзгәрешләренең закончалыкларын һәм аларны фаразлау мөмкинлекләрен аңлатып бирә. «Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Экспериментальные данные о прозрачности приземных атмосферных трасс различной протяжённости в диапазоне 1–25 мкм. М., 1979 (автордаш); 

Введение в технику разработки и оценки сканирующих тепловизионных систем. К., 1998; 

Оптическая погода в нижней тропосфере. К., 1998.