«Архей» атамасы (элеккеге «архей төркеме») Америка геологы Дж.Дана тарафыннан кертелә (1872).

1,5 млрд ел чамасы дәвам итеп, моннан 2,6 млрд еллар элек тәмамлана.

Кайчан башланганы төгәл билгеле түгел. Архей токымнары борынгы платформалар (шул исәптән Рус платформасының да) нигезен хасил итә; платформа күтәрелгән урыннарда (Балтыйк, Канада щитлары), шулай ук геосинклиналь поясларда җыерчык төзелешле урыннарның үзәгендә җир өстенә чыгалар.

Архей токымнарына түбәндәге петрографик состав хас: биотит-амфиболлы һәм биотитлы плагиогнейслар, амфибол-биотит һәм биотит-амфиболлы кристаллик сланецлар, гиперстенлы плагиогнейслар. Архейның гнейс комплексы әче (гнейс-гранитлар) һәм нигез (норит һәм габброноритлар, габбродиабазлар) токымнар кереп кискәләнгән. Хромит, бакыр-никель, тимер рудалары, алтын һәм башка чыганаклары архей токымнарына бәйле.

3 млрд елдан да элекке иң борынгы токымнарда бер күзәнәкле примитив микроскопик суүсемнәрнең органик калдыклары табыла. Татарстан территориясендә архей токымнарының яше 2699+12 дән алып 3109+97 млн елга кадәр дип исәпләнә.

Архей утырмалары 1,8 км дан артык тирәнлектә ята. Үтә тирән скважиналар ярдәмендә ачылган катлам калынлыгы 4 км дан артык. Татарстан территориясендә архейга бәйле файдалы казылма чыганаклары табылмаган. Сибелмә минераллашу магнетит, ильменит, пирротин, пирит, гематит, графит һәм башка минераллардан гыйбарәт.

1850-5800 м тирәнлектә үтә тирән скважиналар бораулау нәтиҗәсендә архей токымнарында яргаланган һәм вакланган зоналардан торучы берничә дистә метрлар калынлыгындагы потенциаль коллектор участоклары табыла. Коллекторларда углеводородлар (нефть, битум, газлар) һәм бальнеологик үзлекле нык минераллашкан сулар бар.