Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Казан Советы мари бүлекчәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның 17 гыйнварыннан 1920 елның маена кадәр Казанда мари телендә тау марилары диалектында басыла.

1919 елның сентябренә кадәр «Незерын шамакшы» исемендә чыга.

Мөхәррире — Н.В.Игнатьев, фактик мөхәррире — В.А.Мухин.

РКП(б) сәясәтен пропагандалый, кулакларны юкка чыгарырга чакыра.

1920 елның язында «Тор» редакциясе Козьмодемьянск шәһәренә күчерелә.

1922 елның 15 гыйнварында РКП(б) ҮК вәкиле Н.Кубяк карары белән газета чыгудан туктый.

Әдәбият

Сергеев М.Т. Возникновение и развитие печати Марийской АССР. Йошкар-Ола, 1971;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.